Мин матурлык эзлим бу дөньядан…
Һәр чор кешесе үзенчә матур, гүзәл булырга омтыла. Ул электән үк табигатьнең үзгә бер ямен мәңгеләштерү максатыннан көндәлек тормышта кулланылган җиһазларда, кул эшләнмәләрендә чагыла. Шулай итеп татар, мөселман орнаментлары барлыкка килгән. Бүгенге көндә киң кулланылышка кереп баручы әлеге чигешләр белән якыннан таныштыру максатыннан, очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән “Остазлар” салоны җитәкчесе Гөлфия Хәлиуллина чакырылды. Алар ясаган эшләрдә бары тарихи ядкәрләдә генә сакланган чигешләр генә кулланыламы, әллә инде заман таләбенә туры китереп, яңалыклар да тудырыламы? Халык ничек кабул итә, ихтыяҗ зурмы — әлеге һәм башка сорауларга җавап алынып, осталык сәгатендә күп кенә киңәшләрне алачакбыз. Күргәзмәгә куелган китаплар, журналлар алдагы эзләнүләргә ярдәм итәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.