«Кызгылт сары яфраклар»
Балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекләрен үстерү, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, көз аеның матурлыгына, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү йөзеннән китапханәдә рәсем бәйгесе игълан иттек. Ел фасылларының иң бае — көз белән таныштыру һәм көзге матур яфракларны ак биткә төшерү күздә тотыла.
Килгән саен алтын көзләр җиргә,
Үзгә матур күлмәк киясез.
Җаннарымны моңлы нурга төреп,
Каеп- каеп сагыш чигәсез.
Чигү җебең сары, кызгылт төстән,
Каймалаган күлмәк итәген. Пешкән алма кебек янып тора
Уймакланып көзем битләрең.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.