Җәйге хатирәләр

Событие завершилось
16+

«Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән оештырылачак «Җәйге хатирәләр» түгәрәк өстәленә шәһәребезнең барлык иҗат әһелләре көтелә. Каникуллардан соң очрашу сәгатендә һәр каләм тибрәтүче, яңалыклар белән уртаклашачак. Җәйге матур көннәр кочагында алган тәэсирләре белән уртаклашуны тагын да баету максатыннан фотосүрәтләрне алып килү сорала. Яңа язган әсәрләрен тикшереп, шигырьләрен укып, төзәтеп, фикер алышу булачак. Һәр яңалыкны яңадан яңартып, уртаклашып алачакбыз. Оешма җитәкчесе Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина алдагы эш планнарын тәгъдим итәчәк. Үзгәртүләр, башка юнәлештәге проектларны карап, алдагы елга программа кабул итү каралачак.

  Әйе, быел язучыларыбыз зур югалтулар кичерде. Араларыннан өч Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары — Хөсәен Җәгъфәр, Рифкат Имаев, Илдар Хәйруллин бакыйлыкка күчте. Әлеге күренекле язучыларны искә алып, әсәрләрен укып узачакбыз. Алар хакында  газетага мәкалә язу өчен җаваплы кешеләр билгеләнәчәк. «Әдәбият корабы», «Әдәби тукталыш» проектлары дәвам ителеп, анда чыгыш ясаячак язучылар билгеләнәчәк.

   Иҗат әһелләре бик сизгер һәм күзәтүүчән халык. Һәр яңа көн аларга язар өчен җирлек тудыра. Аралашуны һәрчак булдырып тору, иҗатларын укучыга вакытында җиткерү  максатыннан узачак әлеге чара бик күңелле узар, дигән өметтә калабыз.

Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна