Татарстан — туган йортыбыз
Татарстан — туган җиребез, туган йортыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Республикабыз ил белән бергә бик күп тарихи вакыйгалар, сынаулар кичерде, ләкин алга барды, үсте, ныгыды. Без яши торган республикабызны яратабыз. Россиядә аннан да бай, аннан да ямьле башка республика юктыр да. Алга таба да илләр, көннәр тыныч булып, аралашып, дус, тату булып, күңелле итеп яшәргә язсын барыбызга да. Авылыбызга килгән һәр кунакны ачык йөз, каеннарыбыз белән каршы алырга язсын.
Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Татарстанда якынча 4 миллион кеше, ул күп милләтле республика. Безнең халкыбыз киң күңелле, республикабызда 107 милләт вәкиле яши. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мардва, удмурд һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә,"тел лөгать, гадәт вә ахлак алмашып " яшәгәннәр. Татарлар башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр.
Бу бәйрәм республикабызда, авылыбызда яшәүче һәр милләт кешесенә шатлык өләшә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.