«Балалар дөньясы аксакалы»
Гариф Шакир улы Гобәйдуллин — күренекле татар язучысы,
тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Гариф Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында «Каланча» исемле повесте белән килеп керә. Аннары аның «Без әле очрашырбыз», «Маякчы кызы» һәм «Ялгыз йортта»повестьлары языла. Гариф Гобәй әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» китабын, М. Твенның «Том Сойер маҗаралары», Г. Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы», А. Первенцевның «Честь с молоду» , А. Мусатовның «Зер-На счастья» («Бәхет орлыклары»), Ал. Толстойның «Петр Первый», «Петр патша» кебек повесть һәм романнарны татар теленә тәрҗемә иткән.
Гариф Гобәйгә 26нчы августта 115 ел тула. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Балалар дөньясы аксакалы» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.