Книжная выставка «Балалар әдәбияты- күңел халәте»
Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа.
Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Укыган чагында «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Укуын тәмамлагач та шул газетада 1996 елга кадәр эшли. 1996-1997 елларда Татарстанның Әтнә районы хакимиятендә мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан «Казан утлары» журналында редакциянең бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара.
А.Гыймадиев бала чакта ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, аерым язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла башлый. 1997 елда аның балалар өчен «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш. Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта — мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә. Ул 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. А.Гыймадиев — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.