«Чишмәләр иле–игеннәр иле»
Азнакай алтын башаклы иген кырлары белән генә түгел, мәгърүр Чатыр тавы, җырлый-җырлый челтерәп агучы чишмәләре, шул чишмәләр кебек җырлы-моңлы халкы белән дә данлы. Язмыш җилләре Әнәс Исхаковны (1945-2019) юкка гына Азнакай җиренә шытымлы орлык итеп ташламаган. Югары оештыру сәләтенә ия хаким булуы өстенә ул әле йөрәге тулы хисле шагыйрь дә иде.
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып
Чишмәләр яшиләр чылтырап…
«Чишмәләр көе» дигән әлеге шигыренә Вил Усманов, Ганс Сәйфуллин тарафыннан көйләр язылып, туган ягыбызның гимнына әверелде. Ә беренче әдәби чыныгуны ул «Маяк» газетасы каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә алган. Берләшмәнең исемен күренекле язучы Мәхмүт ага Хәсәновка үзе тәкъдим итә. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганда диплом эшен дә Сәйф Сараиның шул исемдәге поэтик әсәре буенча язган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ике югары белеме өстенә ул социологик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә дә ия.
Әнәс Исхаков — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы иде. Аның җырларын татар эстрадасының иң якты йолдызлары бүгенге көндә дә яратып башкара.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.