«Болгар дэулэтендэ ислам динен кабул итугэ 1100 ел» энгэмэ.
Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында дәверләрне иңләгән вакыйга була. IX йөз ахырына, Урта Азия илләре белән транзит сәүдә алып бару нәтиҗәсендә, болгарлар ислам дине белән инде шактый яхшы таныш булалар. Аерым алганда, 903–904 елларда Идел буе Болгар дәүләтенә килеп киткән фарсы географы Ибне Рустә болгарларда мәчет һәм мәдрәсәләрнең булуы хакында хәбәр итә. Идел буе Болгар дәүләте идарәчесе Алмыш Болгар җәмгыятенең барлык өлкәләре өчен ислам дине ролен көчәйтүнең файдасын яхшы аңлый. Ләкин, беренче чиратта, аның ниятләре болгарларның ныклы бергәлеккә туплану зарурлыгы, шулай ук кодрәтле аркадаш сыйфатында Багдад хәлифәлегенә йөз тоту белән бәйле була. Шуңа күрә 921 елда Алмыш “үзен дингә үгетләрлек, ислам дине кануннарын өйрәтерлек, аның өчен мәчет төзерлек кемне дә булса җибәрү турында” үтенеч белән үзенең илчесен Багдад хәлифәсенә җибәрә. Икенче елда ук Болгарга Багдад хәлифәсеннән илчелек килә. Шул сәбәпле, 922 елның маенда Алмыш болгар бәкләрен һәм кабилә аксөякләрен корылтайга җыя, анда ислам дине Идел буе Болгарында дәүләт дине дип игълан ителә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.