Эшлибез дә, җырлыйбыз да
Быел Түбән Кама Нефтехим берләшмәсенә 55 яшь тула.
1963 нче елның 22 мартында булачак химкомбинат объектлары фундаментына беренче кубометр бетон салына. Директор итеп Н.В. Лемаев билгеләнә.
1965 нче елда Химкомбинатның беренче база училищесы — ГПТУ — 44 ачыла. Шәһәр өчен азык-төлек промышленносте сату, хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү комплексын төзү башлана.
1966 нчы елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән “Нижнекамский” бистәсенә Түбән Кама шәһәр статусы бирелә.
1967 елның 31 июлендә химкомбинат беренче продукциясен бирә һәм бу предприятиенең туган көне итеп рәсмиләштерелә.
Авылыбызда нефтехимия гигантында хезмәт куйган һәм бүген дә шунда эшләүче шактый кеше яши. Алар арасында талантлар да әз түгел. Шулар катнашында әдәби-музыкаль кичә әзерләнә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.