«Әйтер идем йөрәк серләремне»
Язучы — прозаик һәм драматург Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр-тегермәнче гаиләсендә туа. Р. Ишморатова үзенең беренче пьесасын 1952 елда яза. «Бай кияү» исемле кечкенә формадагы бу беренче тәҗрибә драматургларда һәм сәхнә әһелләрендә шактый кызыксыну уята: шул еллардагы һәвәскәр коллективлар гына түгел, Әлмәттәге профессиональ театр да аны үз сәхнәсенә менгерә.
Аның барлык әсәрләрендә дә диярлек төп тема буларак яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, гаиләдә бала тәрбиясе мәсьәләләре чагылдырыла.
Ул очерк һәм хикәя жанрларында да актив иҗат итә. Р.Ишморатова 1987 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Рәйсә Ишморатовага 105 яшь тулу уңаеннан Шәйморза китапханәсендә «Әйтер идем йөрәк серләремне» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.