«Йолдызда туган егет»
Әдип 1937 елның 15 августында Самар өлкәсенең Камышлы районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1958 елларда Ташкәнт заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан Бөгелмә шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара. 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әдәби консультант булып эшли. 1977-1980 елларда Рөстәм Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый. Аның “Эй, кояшым”, “Күз карасы”, “Юл өстендә тургай”, “Шигырьләр һәм поэмалар” исемле шигъри; “Тау астында илле бүре” исемле пьеса җыентыклары һәм башка китаплары дөнья күргән. Рөстәм Мингалимнең шулай ук балалар өчен язган әсәрләре “Ә сәгать келт-келт итә” (1968), “Уйланырга кирәк” (1971), “Төнге әкият” (1973), “Бәхетле исем” (1977), “Галстуклы кәҗә” (1992), “Их, Самара яклары” (1998) һ.б. җыентыкларында чагылыш тапты.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.