«Терроризмга каршы бергәләп»
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге кысаларында 19 нчы июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Терроризмга каршы бергәләп» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узачак. Чара барышында китапханәче «терроризм» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары, таныш булмаган предметлар белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләячәк. Балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышачаклар. Шулай ук бу көнне күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк, аның материаллары терроризмның нәтиҗәләре, корбаннары һәм катгыйлыгы турында җентекләп белергә мөмкинлек бирәчәк. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре укучыларга теракт куркынычы янаган гамәлләр турында белешмәлекләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек таратачаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.