Авылым кичлэре

Событие завершилось
12+

Шланга авылында мөлаем, ягымлы, гореф-гадәтләрне барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылып яшәүче кешеләр гомер кичерә.
Халкыбызның борынгы йолалары, гореф-гадәтләрен саклап калу белән бергә авыл җирлекләрендә тырыш, эшчән- уңган кешеләрнең төрле эшләреннән бизәлгән күргәзмэ ясап, андагы һәр башмак, бизәкле урындык япмалары, мунчала, өс киемнәре, зур һәм кечкенә вазаларга утыртылган сәйлән гөлләмәләре, бәхет дагасы, акварель һәм төсле чигештән ясалган картиналар да бар иде.
Гади авыл өе. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Әллә нинди зиннәтле әйберләр булмаса да, аннан нур бөркеп тора һәм барысы да килешле итеп үз урынын тапкан. Менә ул чигешле мендәрләр күпертеп куелган карават, шкаф өстендә хәзер-хәзер уйнап китәм дигән сыман тальян гармун тора, өстәлдә парларын күтәреп самавыр чыжлый…  
Эңгер-меңгер төшеп, авыл өстен караңгылык сара башлагач, егет-кызлар клубка юл алды. Менә бер төркем кызлар, алар арасында кунакка кайтучы гүзәлләр дә бар. Дуслар, ахирәтләр бер-берләре белән күрешəлəр, матур күлмәкләре хакында сүз алышалар. Кичке уенда кемнең күңелендә нинди серләр яшеренүе, кемнең кайда баруын, авылда нинди хәлләр майтарылуы хакында аралашып, “чыбыксыз телефон” хәбәрләрен барлап алалар. Монысы инде аеруча да күңелле мизгелләр. Яшь чакны юкка гына ялкын кебек дөрләп торган вакытлар дип әйтмиләр шул. 

Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Межпоселенческий дом культуры Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна