«И Ходаем, узен сакла»

Событие завершилось
16+

Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. «И Ходаем, узен сакла» дип исемләнгән кичәдә катнашучылар да инанды моңа. Халык күңелендә тирән эз калдыручы чара уздырылды. Ул халкыбыз авыз-иҗатында мөһим урын алган дини җырлар — мөнәҗәтләргә багышланган иде. Әлеге мөнәҗәтләр кичәсе татар телен саклау, ислам-диненең гөреф-гадәтләрен яшь буында тапшыру нияте белән уздырылды. Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Олы Солтан авылында үткәрелгән мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Үзенә бертөрле җылы мохиттә узды кичә. Мәҗлескә килгән мөнәҗәт укучылар ярымтүгәрәк ясап утырдылар. Аларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде. Кичәдә мөнәҗәт көйләүчеләр күп булды. Барысы да мөнәҗәтләрне ихлас hәм чиста күңел белән башкарып чыктылар. Бер тында, бер сулышта узды бу кичә, гүя hәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Рыбно-Слободского муниципального района РТ и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна