Танып- белү сәгате «Туган яктагы дару үләннәрен беләбезме?»

Событие завершилось
6+

Дару үләннәре бик күп, тик без шифалы табигатьне файдаланмыйбыз. Аз гына авырып китсәк, аяк астында яткан үләннәрне файдаланасы урынга,   химия белән эшләнгән даруларны эчәргә ашыгабыз. Шушы максаттан балалар белән танып- белү сәгате уздырырга булдык.

Июль аенда гына да ким дигәндә егерме дүрт дару үләнен җыеп була. Берничәсе турында төгәлрәк әйтергә кирәк.

Июль башында үги ана яфрагын җыярга кирәк. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме «ютәл» дигәнне аңлата. Үги ана яфракларын ютәлгә каршы куллану бик файдалы. Быел яңгырлар күп булганга, үсемлекнең яфраклары бик зур һәм сусыл. Сабагын 5 см калдырып, яфракларның яшелләрен генә җыярга кирәк. Әлмәт, Сарман, Түбән Кама районнарында үскән үги ана яфрагы — иң әйбәте.

Җылы суда төнәтелгән яфракларны ютәлләгән вакытта көнгә 4-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк, төнәтмәсенә бал яки шикәр комы кушарга мөмкин.

Бака яфрагы (подорожник) төнәтмәсен шулай ук ютәлгә каршы һәм сулыш юлларын чистарту өчен кулланып була. Яфракларны иттарткыч аша чыгарырга, суын сыгып алырга һәм бераз бал кушып, ябык савытта 20 минут тотарга кирәк. Төнәтмәне 2-3 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.

Бездә әрем күп үсә, тик без аны тиешенчә файдаланмыйбыз. Әрем күп авырудан дәва бирә. Кара әрем төнәтмәсе йөрәкне тынычландыра. Ак әрем төнәтмәсен ашказаны, бөер, бавыр, эчәклек, сидек куыгы авырулары булганда эчәргә кирәк. Эчәклектә булган барлык паразитларны бик әйбәт  чыгара.  Шуны истә тотарга кирәк: әрем төнәтмәсен бер айдан да озаграк эчәргә ярамый



 

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна