Фольклор күренеш: «Себерке бәйләү»
Каен себеркесен июньнең 20сеннән июль уртасына кәдәр әзерләү яхшы. Каен ботакларын коры көнне төшкә кадәр, чык кипкәч кисәргә кирәк.
Имән себеркесен июнь–август айларында куе булып үскән дымлы имәнлекләрдә
әзерлиләр.
Чия һәм
карлыган себеркеләрен, июль уртасына кадәр әзерләргә киңәш ителә. Яфраклар үсеп
җитәргә, шул ук вакытта чагыштырмача яшь тә булырга тиеш.
Кычыткан
себеркесе дә бик файдалы, аны елның теләсә кайсы вакытында, әмма коры көннәрдә
бәйлиләр.
Мунча себеркесен
әзерләү өчен, олы юллардан ераграк урнашкан урыннарны сайлагыз. Яфракларга
игътибар белән карагыз: алар тигез яшел төстә булырга тиеш. Яфракларга зыян
килгән, таплы, куныклы икән, димәк, алар мунча себеркесе өчен яраксыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.