«Наркотикларсыз яшәү»
26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза. Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан 25нче июнь көнне Сауш авылы китапханәсендә «Наркотикларсыз яшәү» дип исемләнгән яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылачак.
Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең начар гадәтләр белән дуслашмавы; алар арасында тәртип бозуларны кисәтү; фикер алышу. Бу кичәбездә дә без үз тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән баету хакында сөйләшербез.
Очрашуда «Язмышыбыз — үзебезнең кулда дигән исемдәге китап күргәзмәсе дә оештырылачак. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.