Выставка «Бакчачылык серлэре»
Бакчачыларның мәшәкатьсез торганы юк. Йә корткычлар һөҗүм итеп тора, авырулар килеп чыга, йә яңгыры юк, йә артык эссе дигәндәй. Ничек булса да, яхшы уңыш аласы килә. Бу очракта уңган бакчачылар үз сыналган алымнарын, тәҗрибәләрен эшкә җигә. Шуларның кайберләре:
Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар икән. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый.
Бал составындагы ферментлар үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра.Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк.Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша: 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез.Бәрәңге кортына каршы: 10 литр суга бер пакет коры горчица (100 грамм) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез.Тузганак үсентеләрне тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә 10 литр су агызып, өч атна төнәтегез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибегез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре, талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына 10 литр су салып, ике сәгать төнәтегез дә үсемлекләргә сибегез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.