Сабантуйга булэк жыю.
Сабантуй — борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Тикшерүләр шуны раслый. Багдадтан Болгарга илче буларак килгән таныклы тикшерүче Ибн Фадлан 921 елны ук үз хезмәтләрендә бу күркәм бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның Әлки районында да галимнәр кабер ташы таба. Таштагы язуда мәрхүмнең 1120 елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында сүз бара.
Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде — июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә.
Сабантуйны бәйрәм итү чыганаклары тарих төпкеленә барып тоташып, авыл хуҗалыгы эшләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу турыда аның исеме дә сөйли: Сабан, туй. Шулай итеп, Сабантуйның мәгънәсе — “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”. Йоланың беренчел максаты, мөгаен, уңыш хуҗалары булып саналган рухларның күңелен күрү, алардан яңа уңыш елында бай уңыш сорау булгандыр.
Сабантуй безнең көннәрдә
Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бары тик авыр сугыш елларында гына ул вакытлыча тукталып тора. Әмма, тынычлык урнашу белән, халык тагын да бәйрәм тантанасына ашыккан.
Дөрес, тормышта булган үзгәрешләр аны үзгәртмичә калмый: тормыш-көнкүрештә күренгән аермалыклар югалып, күп кенә уртаклыклар барлыкка килә. Мәсәлән, үткәрү көннәрендә — Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә.
Тагы да шунысына тукталасы килә — Сабантуй үткәрүнең бердәм билгеле бер формасы барлыкка килә яисә борынгы йолалар яңалары белән алышына, элеккегеләре бүгенге көндә кулланылмый башлый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.