«Күңелле әкиятле балачак»
Яшәешнең төп мәгънәсе — балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары — җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Ә бәйрәм — Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата.
Балаларны яклау көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Ул мәктәптә каникуллар башланган көнгә туры килә һәм җәмәгатьчелек игътибарын балаларга кагылышлы проблемаларга юнәлтергә, аларны заман тормышындагы куркыныч күренешләрдән сакларга тиеш.
Бәйрәм уңаеннан Күл-Черкен авылы китапханәсендә балалар өчен “Күңелле әкиятле балачак” исемле әдәбият викторинасы үткәреләчәк. Балалар бәйрәмнең тарихы белән танышачак, аннары татар һәм рус язучыларының әкиятләре буенча белемнәрен сыныячаклар. Бәйрәм азагында балаларга асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылачак. Шулай ук китапханәдә “Балалар-безнең киләчәк” исеме астында китап күргәзмәсе эшләячәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.