Сбор платков для Сабантуй

Событие завершилось

Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бары тик авыр сугыш елларында гына ул вакытлыча тукталып тора. Әмма, тынычлык урнашу белән, халык тагын да бәйрәм тантанасына ашыккан.
Дөрес, тормышта булган үзгәрешләр аны үзгәртмичә калмый: тормыш-көнкүрештә күренгән аермалыклар югалып, күп кенә уртаклыклар барлыкка килә. Мәсәлән, үткәрү көннәрендә — Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач, печәнгә төшәр алдыннан, авыл халкына җәйге вакытта бераз ял бирү максатыннан, җәен үткәрү гадәткә керә.
Тагы да шунысына тукталасы килә — Сабантуй үткәрүнең бердәм билгеле бер формасы барлыкка килә яисә борынгы йолалар яңалары белән алышына, элеккегеләре бүгенге көндә кулланылмый башлый.
Мәсәлән, бүгенге көндә “ботка” пешерү өчен азык-төлек җыю юкка чыкты — тары боткасы, карга боткасы… Йорт буйлап буялган йомыркалар җыю гадәтен дә хәзер күрмәссең, яисә балалар тарафыннан башкарылган йола моментлары хәзер бәйрәмнән төшеп калган.
Бүгенге Сабантуй халык тарафыннан милли бәйрәм буларак кабул ителә. Аны хәзер дә татарлар ата-бабадан калган тантана буларак кабул итә.
Сабантуй дәүләт бәйрәме буларак Хәзер Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: чара үткәрү вакыты, урыны турында карарлар, указлар чыгарыла, югары рангтагы җитәкчеләр арасыннан оештыру комитетлары билгеләнә (авыл, поселок, шәһәр, республика, өлкә), финанслау чыганаклары күрсәтелә. Борынгы бәйрәм, шулай итеп, әкренләп яңа заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шунысын да әйтеп китү мөһим: гасырдан-гасырга күчеп килгән тантананың төп нигезе саклана, буынннан-буынга тапшырылып килә.
Бүген Сабантуй үткәрүнең географиясе киң булуга карамастан, бәйрәм өлешләре бик тә охшаш. Дөрес, шәһәрләрдә ул бер генә көн мәйдан тота, авылларда исә ике өлештән тора — бүләк җыю һәм мәйданнан. Моннан тыш, авылда ул кунакка йөрү чоры да — туганнар белән, дуслар, якыннар очрашу. Шул сәбәпле бәйрәмгә әзерлек алдан башлана — мичләр агартыла, йорт-кура тәртипкә китерелә, кунакларга бәйрәм табыны әзерләнә. Бик сирәк йортка гына кунаклар килмичә кала.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Мамадышского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна