«Табигатьне пычратма!»
Табигать — туган йортыбыз.
Табигать ул — безнең әйләнә — тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар — барысы да безне чолгап алган тирәлек — табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк — җимеш үстерә, терлек, кош — корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга — күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк — җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы — гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын — кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать — ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы — ул безнең матурлык.
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга — күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул — безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Атнинский районный дом культуры» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.