Балачак илендә
Алып баручы: Хәерле көн, балалар! Без иң күңелле бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген — кояшлы җәй, балачак бәйрәме. 1нче июнь — Балаларны яклау көне.
Бүген бездә зур бәйрәм, бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә, бизәп зәңгәр күк йөзен.
1 нче бала:
Июнь килде.
«Июнь! Июнь!» –
Бакчада кошлар сайрый…
Тузганакка өрсәң әгәр –
Бер бөртеге дә калмый.
2 нче бала:
Шундый якты, шундый көләч,
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
3 нче бала:
Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
4 нче бала:
Здравствуй, лето! Здравствуй, лето!
Ярким солнцем все согрето!
Здравствуй, белая ромашка,
Здравствуй, розовая кашка,
Здравствуй, летняя листва…
У нас сегодня праздник, детвора!
Бергә: Ура!
5 нче бала:
Балаларны яклау көне –
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.