Күңелле балачак!
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.
Балаларны халыкара яклау көне — ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Шул уңайдан без, мәдәният хезмәткәрләре, һәр елны Ташкичү авылы мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм чарасы оештырабыз.Алар белән бергәләп төрле милли уеннар уйныйбыз, шаярабыз, көләбез. Үзебез дә бер мизгелгә балалык рәхәте тыябыз. Кичәнең ахырында балаларны бүләкләп сөендерәбез.
Үсеп килүче буын — ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Күк йөзебез һәрвакыт аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын иде!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.