«Изге Болгар»
Май ае болай да һәркайсыбыз өчен кадерле бәйрәмнәр рухы белән уза. Быел исә аларга тагын бер дөньякүләм дип әйтсәк тә арттыру булмаслык мөһим вакыйга килеп кушыла. Тиздән, Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез.Шул уңайдан 29 май Фома авылы китапханәсе үзенең китап укучыларына “Изге Болгар”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкьдим итә.Китаплар күргәзмәсенә “Изге Болгар”, Әзһәр Мөхәммәдиевның “Борынгы хазар һәм Болгар акчалары “, “Татарстан –минем Ватаным”китаблары куелачак.Бу китапларда борынгы Болгар шәһәре турында тәсфисләп язылган. Болгар шәһәре турында ишетмәгән, аның таш пулатлары, мәчет, манаралары хакында белмәгән кеше юктыр.Ел саен Болгар шәһәренә меңләгән туристлар килә.Без үзебезнең тарихыбызны белергә тиешбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.