«Балалар безнең киләчәгебез.»
Бер бәхетле карт анадан сораганнар: "Балаларың ни өчен синең өчен дә, әтиләре өчен дә үлеп тора, шундый дәрәҗәләргә ирештеләр, шәфкатьлеләр, бөтен кеше аларны хөрмәт итә, безгә дә шулай тәрбияләргә өйрәт әле,"-дигәннәр. Ә ана болай дип җавап биргән: "И-и, кая инде ул безгә аларны тәрбияләргә, аңа вакыт калмады инде минем… Хәер, тәрбияли дә белмәдем инде. Бары тик аталарын, күршеләрне, өлкәннәрне тыңларга, хөрмәт итәргә, намуслылыкка өйрәттем, үзем дә алар алдында беркемне дә гаепләп сөйләмәдем, гомер буе эшләдем, балаларга да хезмәт итәргә, кешеләргә ярдәм итәргә генә өйрәттем,"-дигән. Нинди алтын бәясенә торырлык сүзләр! Халкыбызның гасырлар буе туплаган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен тормышыбызда бала тәрбияләүдә юлдаш итик.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.