«Казан утлары — әдәбиятыбыз нигезе»
«Казан утлары» — 1922
елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен
чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да,
СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган.
Татар язучыларының иң яхшы романнары,
повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук
пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары,
театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре һ.б. басыла.
«Казан утлары» — әдәби — мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы. Аңа быел 100ел шушы уңайдан безнең китапханәдә «Казан утлары — әдәбиятыбыз нигезе» дигән темага күргәзмә оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.