«Казан утлары» журналына — 100 яшь
Шушы көннәрдә «Казан утлары» журналы чыга башлауга 100 ел тула. Журнал Татарстанда гына түгел, төрки халыклар арасында да бик дәрәҗәле санала. Кунакларның ялкынлы чыгышлары һәм котлаулары — моңа дәлил.
Безнең өчен «Казан утлары» журналының 100 еллыгы — соңгы 100 елдагы иң төп вакыйгаларның берсе. Киләсе гасырга да әле ул төп вакыйга булыр дип ышанабыз, чөнки «Казан утлары» — татар әдәбиятының нигезе. Татар тарихындагы нинди генә олпат шагыйрьне яки язучыны искә алсак та, алар шушы журналда басылып чыккан яки анда эшләгән.
Бу көннәрдә китапханәдә әлеге журнал тарихына, аның төп рубрикаларына багышланган бер журнал күргәзмәсе эшләячәк. Китап укучылар өчен әңгәмәләр үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.