«Энҗе табучы әдип»
25 май — Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел.
Миргазиян Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде…», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч», «Ямәнгә сәяхәт», «Зәңгәр дөнья», «Янар таулар», «Диңгез чакыра» кебек беренче хикәя, очерклары һәм 1969 елда «Ялкын» журналында басылып чыккан романтик рухлы «Занзибар зәңгәр болытлар артында» исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмгыятьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә.
Күл-Черкен авылы китапханәсендә Миргазиян Юнысның тууына 95 ел булуга “Энҗе табучы әдип” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.