«Талантлы шагыйрә-Флёра Тарханова»
Кизләү авыл китапханәсе укучылар белән шагыйрә Флёра Тарханова иҗаты буенча китапханәдә шигъри сәгать уздыра.Талантлы шагыйрә Флёра Тарханова яшьтән үк шигырьләр яза. Ул- лирик пландагы, тирән хис -кичерешләр шагыйре. Аның шигырьләрендә сагыш- шатлык белән сугарылган мәхәббәт, балачак, яшьлек хатирәләренә бәйле табигать күренешләре, туган авыл, туган төбәк, ил-халык, яшәеш, милләт язмышы тасфирлана. Ул- илледән артык җыр авторы да. Ф.Тарханова хезмәттәге һәм иҗатындагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә һәм Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты дигән исемгә лаек була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.