Миргазыян Юнысның 95ел тулуына карата«Тозлы җил» әсәре буенча фикер алышу сәгате
Миргазиян Юныс (Миргазиян Закир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган.
М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде…», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч», «Ямәнгә сәяхәт», «Зәңгәр дөнья», «Янар таулар», «Диңгез чакыра» кебек беренче хикәя, очерклары һәм 1969 елда «Ялкын» журналында басылып чыккан романтик рухлы «Занзибар зәңгәр болытлар артында» исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмгыятьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Авторның шуннан соң язылган әсәрләре — «Тозлы җил» (1973), «Теләп алган давыл» (1975) повестьлары һәм «Энҗе эзләүчеләр» исемле җыентыгына тупланган хикәя, новеллалары, юл язмалары да укучылар тарафыннан җылы каршылана. Әдәби тәнкыйтьтә алар татар прозасын яңа тормыш материалы белән баеткан, аның тематик һәм фикер офыгын киңәйткән әсәрләр буларак бәяләнә.
25 май көнне язучы Миргазыян Юнысның 95 ел тулуына карата Адав-Толымбай китапханәсе язучының “Тозлы җил” әсәре буенча фикер алышу сәгатенә көтеп кала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.