«Китапханә — тылсым йорты, белем хәзинәсе»–Ачык ишекләр көне
27.05.2022 Адав-Толымбай авыл китапханәсендә Бөтенроссия китапханәчеләр көненә карата — “Китапханә — тылсым йорты, белем хәзинәсе”исемле ачык ишекләр көне узачак .
Китап — кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык — тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китап — дәүләт байлыгы, ә дәүләт байлыгын саклау безнең төп бурычыбыз.
Китапханә — сүзләр доньясы. Укучы сер дөньясында мөстәкыйль рәвештә юл табарга тиеш. Безнең китапханә һәр кешегә, яшь буынга, балаларга ныклы белем бирүдә зур таяну ноктасы булып тора. Китапханәнең барлык оештыру эшләре укучыларга китаплар һәм бүтән төрле матбугат әсәрләре белән мөмкин кадәр тулырак һәм киңрәк хезмәт күрсәтү бурычларына буйсына. Укучыларга хезмәт күрсәтү ул һичтә китаплары механик рәвештә бирү түгел. Бу җанлы эчтәлек белән тулу эш, укучының белем дәрәҗәсен һәм производство квалификациясен күтәрү максатына нигез итеп алган агитация пропаганда эше. Китапханә укучыларны хәрби-патриотизм рухында тәрбияләргә, тарихи фәнни һәм тарихи-матур әдәбият ярдәмендә укучыларга илебезнең үткәндәге героик тарихын, безнең бөек бабаларыбызның образларын, милли мәдәниятның әһәмиятен һәм мәхәббәтлелеген, аның гүзәл шәхесләренең тормышын һәм казанышларын күрсәтергә торыша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.