« Оста кулда һөнәр бар »
Җәмгыятьтә һәр кеше төрле һәм үзенчә, кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар да һәр кешегә тигез итеп бирелмәгән. Әмма ни генә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар.
Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшиләр. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәръяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия. Хезмәттән башка әхлак тәрбиясе дә, физик, акыл. Эстетик тәрбия дә, гомумән тәрбия эше була алмый. Халык педагогикасында кешене сүзе буенча түгел, эшенә карап бәяләргә киңәш ителә. “Агач җимеше белән, адәм эше белән”, “ Бакма теленә. Бак кулыннан килгән эшенә” кебек халык мәкальләрендә тирән мәгънә ята. Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы. Мәдәниятле һәм белемле итә ала.
Зайнуллин Булат Марат улы үзенең пешерү серләре белән уртаклаша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.