Китап күргәзмәсе: «Һич басылмас моң тибрәлә Туган як җилкәнендә»Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юнысның тууына 95 ел.
Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юнысның тууына 95 ел.Шул уңайдан китапханәдә “Һич басылмас моң тибрәлә
Туган як җилкәнендә”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзибез.
Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Миргазиянның бала һәм үсмер чагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, аның әтисе — Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шул елны авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиянга,мәктәптә укуын ташларга туры килә, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында исә ул гаскәри хезмәткә алына.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.