Батырлар даны мәңгелек!
Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды…
Илебез Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнә. Бу көннәрдә сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган ветераннарыбызны хөрмәтлибез.
8 май көнне Сауш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узачак. Әлеге чара Сауш төп мәктәбе һәм китапханәсе белән берлектә үткәреләчәк.
Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими бара. Шуңа күрә дә батырларның истәлеген мәңгеләштерергә, үзебезнең арада яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бөтен халык белән кайгыртучанлык күрсәтеп, балачактан таныш булган “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмый” дигән канатлы сүзләрне тормышка ашырырга тиешбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.