«Туган як талантлары»
Хәзерге дөньяда безне үткәнебез, ата-бабаларыбызның рухи мирасы белән бәйләүче сәнгатьчә фикерләү зур хәзинә булып тора. Ул гүзәллеккә сизгер мөнәсәбәт тәрбияли. Шуңа күрә декоратив-гамәли сәнгать әйберләренең матурлыгын күрү, аларны үз кулларың белән ясап карау бик мөһим. Мәгълүмати технологияләр көчле үсеш алган гасырында кешедән концентрацияләнә белү, рациональ фикерләү кебек сыйфатларны үстерүне таләп итә. Иҗат белән шөгыльләнү укучыларның хезмәт һәм эстетик тәрбиясенә сизелерлек йогынты ясый, буш вакытларын рациональ файдаланырга мөмкинлек бирә. Кәгазь, табигый һәм ташландык материал, тукыма белән эшләү, чигү һәм бәйләү сәнгатьнең иң киң таралган төрләре.
Күргәзмәдә авылыбызның оста куллары эшләгән иҗади эшләре белән танышырга мөмкин.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.