«Ак каеннар шаулый…»

Событие завершилось

Дүрт ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар … ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә табан

Суза хәзер шакшы кулларын.

Җиребезне безнең кол итмәкче,

Кол итәргә азат халыкны

Хыяллана фашист, этләреннән

Талатырга бездән байлыкны.

Көлеп аккан көмеш чишмәбездә

Канга баткан кулын юмакчы.

Кырым кояшында кызынмакчы,

Балабызны килеп бумакчы.

Юк бу илдә урын юлбасарга,

Үз башына төшәр хәсрәте.

Туплар булып ява явызларга

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә,

Ир-егетләр яуга китәләр.

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылы­быз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга бик аз кеше әйләнеп кайтты.

Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең … ел­лыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны оныт­мыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу су­гыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзе­нең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утыр­ган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшь­ләренең шаһиты булды олы юл.

Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды.

Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна