Очрашу «Онытылмас хатирәләр… »

Событие завершилось
6+

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән, авылдагы бер генә гаиләгә дә кагылмый узмый. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Яңа Шашы төп белем мәктәбе укучылары белән сугыш чоры баласы Җамалиева Сөембикә апай Нургали кызы янына очрашуга барабыз. Сөембикә апа 1933 елны Яңа Шашы авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килә. Сөембикә апаның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Балалар бәхетеннән, әтисе Нургали Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта.
Сөембикә апа җиде класс белем ала. Балачагында, яз көне җир кардан арчылуга, иптәшләре белән басуда черек бәрәңге, көзен колхозга бөртекләп башак җыйганнарын әле дә хәтерли ул. Үсмер чактан ук фермада сыер сава. Аннан пекарняда, лаеклы ялга чыкканчы, ипи пешерүче булып эшли.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Атнинская центральная библиотечная система» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна