«Тезгә куеп сезгә хатлар яздым Сугыш тынган алсу таңнарда»
“Тезгә куеп сезгә хатлар язам, Сугыш тынган алсу таңнарда.” дип исемләнгән китап күргәзмәсе фронтовик язучыларыбыз иҗатына быгышлыана. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәрелделәр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул иттеләр һәм шуны иҗатларында чагылдырдылар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр Күп кенә язучылар фронт газеталарында эшләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыгарыла.Язучылар монда да үзләренең ялкынлы сүзләре белән солдатның йөрәгенә үтеп керергә, аны дошманга каршы көрәштә рухландырырга тиеш иделәр… Еллар үткәч, аларның дошманга нәфрәт, туган илгә тугрылык, мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре халкыбызга әйләнеп кайтты һәм әдәби мирасыбызның кыйммәтле җәүһәренә әверелде.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.