Выставка — обзор: «Бер журнал тарихы»
Быел “Казан утлары” чыга башлауга 100 ел тулды. “Казан утлары” — әдәбиятыбызның бүгенге торышын билгели, милләтебезнең киләчәгенә юл яра торган журнал. Илебез тормышында шактый катлаулы чорда — гражданнар сугышы, Идел буендагы ачлык афәте, сәяси үзгәрешләр вакытында – 1922 елның май аенда «Безнең юл» исеме белән журналның тәүге саны дөнья күрә. ХХ гасыр башында нәшер ителгән «Әл-гасрел җәдит», «Шура», «Аң» журналларының традицияләрен саклап, аларның лаеклы дәвамчысы буларак, «Казан утлары» бүген дә мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның, тормышыбызның якты көзгесе сыйфатында, дөньяга сибелеп яшәгән татар укучыларына нур тарата. Татшуган авыл китапханәсе укучыларны әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма «Казан утлары» белән танышырга көтеп кала. Күргәзмә 11 майдан 14 майга кадәр эшли. Рәхим итегез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.