Книжная выставка «Бөек Җиңү көне!»
Быел без күпмилләтле Ватаныбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә 77 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Ул җиңүне безнең ил бөек батырлыклар һәм югалтулар белән яулаган .Җиңү сугыш кырында гына яуланмады. Тылда да, завод цехларында, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз-колхоз кырларында
да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда, кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылганнар. Җиңү көне — ул дошманны тар-мар иткән армия өчен генә түгел, барлык кешеләр, тыл хезмәтчәннәре өчен дә күптән көтелгән һәм шатлыклы вакыйга булган. Без сезнең батырлыгыгыз, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.
Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә шул бартырлыкларга багышланган китаплар белән танышырга була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.