Җиңүгә илткән юллар.
Без барыбыз да Җиңүгә илткән юлның нинди озын һәм нинди катлаулы булуын беләбез. Илебезнең тыныч киләчәге өчен, балалар, оныклар сугыш чоры кешеләре күргәнне беркайчан да кичермәсен өчен, без халкыбызның батырлыгыгын онытырга тиеш түгелбез. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтканнарга дан җырлыйбыз һәм үз халкының азатлыгы хакына тормышларын корбан иткән каһарманнарның якты истәлеген сакларга бурычлыбыз.
6.05.2022 көнне Митрәй авыл китапханәсендә Җиңү көне уңаеннан «Җиңүгә илткән юллар»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнәнәчәк. Күргәзмәгә сугыш турында язучыларыбыз иҗат иткән әсәрләр белән бергә түбәндәге китаплар да куелачак: «Батырлар китабы», «Хәтер китабы», «Кыз әбиләр»һәм башка китаплар. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын иде!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.