Тамчы шоу «Тукай көне»
Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
24 апрельдә китапханәдә «Тукай көне» дип исемләнгән тамчы шоу оештырылачак. Бу чарага “Мин мәңгелеккә ашкынам” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куела. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет — журнал материаллары, шигырьләре туплана. Китапханәче Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштыра. Балалар «Тукай әкиятләре» дип исемләнгән ярышта «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләре сэхнәләштереләчәк. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система» Мамадышского МР РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.