«Туган якның бизәкләре»
Элек –электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы — халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү — һәрберебезнең бурычы.
Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, хәзергә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә тиешле нәтиҗәгә ирешелми әле. Яшь буынның бүген алган тәрбиясе халкыбызның алдагы көнен билгели. Яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә нинди үтемле чаралар кулланырга соң? Милли мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материалларны, музей педагогикасын куллану — әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе.
Туган ил. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле.
Әлеге экскурсия бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.