«Тукай безнең күңелләрдә!» Җирле язучылар белән очрашу кичәсе
Апрель ае ул — шигъриятле, жырлы, моңлы ай. Чөнки бу айда бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән һәм бакыйлыкка күчкән.
Безнең телебез Тукай сүзләре белән ачыла, аның “Туган тел” җырын тыңлап һәм көйләп үсәбез без. Туган телебез хакында сөйлибез икән, иң беренче безнең күз алдына бөек шагыйребез Габдулла Тукай килеп баса. Тукай һәм туган тел! Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай — халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате, туган тел шулай ук бербөтенне тәшкил итә. Тукай шигырьләрендә әнә шул бердәмлек, шуның көче бик тәэсирле бирелә, югары пафос белән җырлана.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.