Аудиолекция, посвященная творчеству Сании Ахметзяновой
Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы — «Мәгариф»тә эшли. Сания Әхмәтҗанова — күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы.
Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары — мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район һәм республика газеталарында даими катнаша башлый.
Сания Әхмәтҗанова 1990 елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка таныла. Ул чорда аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара.
Сведения предоставлены организацией Арский историко-этнографический музей «Казан арты» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.