Выставка, посвященная Дню Космонавтики «Җиһан безне берләштерә»
12 апрель– Космонавтика көне, кешелек тарихыда истәлекле дата. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган «Восток» корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
«Казан арты» тарих-этнография музеенда, Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында, космос темасына багышланган, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган «12 апрель — космонавтика көне» исемле күргәзмә оештырылды.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.