«Мунча-ташы»
Мунча ташы эстрада театрының «Ялт-Йолт» исемле яңа тамашасында ниләр булыр дисезме?
Беренче, ике җан дусның арасына бик шук шайтан керсә, нинди кызык хәл килеп чыкканын күрерсез.
Ә ирләр тулай торагында бу кәмиткә кемнәрдер шаккатыр, ә кемнәрдер искә төшереп көләр.
Авылда тыныч кына яшәп ятучы бер ир белән хатынының тормышлары күз ачып йомганчы, кызык кына итеп, яхшы якка үзгәргәненә тап булырсыз. Алга таба музыкаль аптекага кереп чыгарсыз, андагы дарулар җырлата да, елата да икән. Җыр дигәннән, бу тамашада аларның биетә торганы да, моңландыра торганы да җитәрлек. Гомумән алганда, милләтебезнең юмор осталары булган мунча ташлары сезгә ике сәгать ярымлык көлке терапия ясарга, алга таба яшәү өчен дәрт өстәргә вәгъдә бирә. Ташка су сибү сездән, көлдерү бездән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.