Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен
Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың («Туган авыл», «Карлыгач»). Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып, әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди. Тукай сатирик та, усал тәнкыйтче дә булып күз алдына килеп баса. Юмор ачы сатирага әйләнеп, җәмгыятьтә барган гаделсезлекне гаепли, аңа каршы чыга. Габдулла Тукайның халык язмышы белән янып яшәвен нәкъ менә шигырьләре күрсәтә дә инде.Чыннан да шулай ул, татар халкына йолдыз булып янучы, туры юл күрсәтүче әдибебез ул безнең. Китабының кайсы битен ачсаң да, син анда үзеңә кирәкле киңәш таба аласың. Бөтен борчу, кайгылар эреп юкка чыга. Проза әсәренә килгәндә, әлбәттә, «Исемдә калганнар»ны әйтми калу мөмкин түгел. Ул бөек, ул халыкныкы. Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, — шушы булыр иң зур бүләгең!» бәйгесе башланды. Ул 22 нче апрельгә кадәр онлайн форматта узачак. MP4, MPEG, AVI, MOV форматындагы видеоязмалар (горизонталь төшерелгән) кабул ителә. Конкурста катнашучылар Тукай әсәрләрен татар һәм рус телләрендә сөйли ала. Аеруча шагыйрьнең аз танылган әсәрләре (шигырь, проза, публицистика), шулай ук Г.Тукай турында бүгенге көн авторлары әсәрләрен сөйләү хуплана.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.