Әңгәмә «Кулланучы хокукларын беләсеңме?»
Һәр кеше — кулланучы. Без азык-төлек, кием-салым, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма товар сатып алганда хокукларыбыз бозылган очраклар да аз түгел. Алар нигездә сыйфатсыз көнкүреш техникасы сатып алу һәм өй җиһазларын вакытында китермәү белән бәйле.
Элегрәк үз хокукларын яклап мөрәҗәгать итүчеләр саны бармак белән генә санарлык иде. Хәзер һәрберебез дә законнарны белә, шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта. Ә өлкән буын үз хокукларын бик белеп бетерми. Кайбер сатучылар шуннан файдалана да.
Сатучылар “распродажа” дип сатылган товарларны кире алудан баш тарта. Бу дөрес түгел, ди белгечләр. Сатып алучының товарга дәгъвасы булган очракта, ул аны кире кайтара ала. Товарның чегы булмау да акча кайтармау өчен сәбәп була алмый. Кулланучы хокукларын үзләштерү өчен китапханәдә 13 апрельда узачак әңгәмәгә рәхим итегез!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.